ru24.pro
World News
Декабрь
2024

«Яңа татар пьесасы - 2024» бәйгесенең 2 турына узган пьесалар билгеле

0

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Яңа татар пьесасы 2024» бәйгесенең жюри утырышы узды. Бәйгегә барлыгы 62 әсәр кабул ителсә, хәзерге вакытта жюри тарафыннан 2 турга 21 пьеса сайланды. Камал театры сайтында конкурсның 2 турына узган пьесалар исемлеге тәкъдим ителә:

1. Абдулхамид Топчибашев «Дүрт ябалак» төнге клубы»

2. Тигәнәле «Кызлар карый ярыктан»

3. Зимагур «Кайтыгыз, торналар»

4. Аслан Гюрхан «Бәхет бәясе»

5. Малайлы әти «Ата һәм ул»

6. Олигарх «Татар баеса»

7. МММ «Без әле яшәмәгәнбез»

8. Ильяс Сәетгали «Бәхет сәгате»

9. Хәят Асылгәрәй «Җилләр тулы җилкәннәрем»

10. Бәхет кошы «Энҗе күл сере»

11. Дусбу «По кольцу»

12. Газиз «Бүректәге бүре баласы»

13. Болыт «Терәк бул!» (үсмерләр өчен)

14. Интернет директоры «Блогер»

15. Морзе әлифбасы «Яраланган бөркет»

16. Антонио Фагундес «Галәмне гизгән татар»

17. Рәшә «Китмәскә кайттым»

18. Якташ «Кичер»

19. Мәликә «Алтын канат, сары тун»

20. Гаффар «Мосафирлар»

21. Бандит «Мою старуху взяли в плен»

22. Шомырт Бәхтияр «Бәхет кыйбласы»

23. Яратканым «Әлфия. Кайту»

24. GALYAMCRAFT яки Диләфрүз убыр илендә

25. NZT «Железная тварь»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән һичьюгы бер спектакльнең театрда куела баруын әйтте.

«Берара гел пьесалар кытлыгы кичердек, шул чорда «Яңа татар пьесасы» җыентыкларын алып спектакльләр куйдык. Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда» (Утрау), «Тыкрыкта булды бу хәл», Илгиз Зәйнинең «Туганнар-тумачалар» пьесаларын куйдык. 6-7 спектакль куйдык, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе кирәк. Әмма узган еллардагы җиңүчеләре куелмауга сәерсенәм. Шул ук вакытта катнашып, әмма җиңү яуламаган пьеса да бездә быел куелды - Мансур Гыйләҗевның «Мисс гүзәллек» пьесасы. Без әйтәбез бит - Сабан туенда иң арттан килүче атка да сөлге бирә торган гадәте бар татарның. Бу бәйгедә мине сөендергән берничә әсәр бар. Ул зур әйбер инде», – дип бәяләде бәйгене Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

«Минем күңелне җәлеп иткән, мин режиссер булсам, бу әсәрне сәхнәгә куяр идем дигән әсәрләр күп түгел. Андый әсәрләр иң күбе 4-5. Тулаем алганда, быелгы конкурстагы әсәрләр үткән бәйгедәгедән кайтыш кебек тоелды. Мин сәнгати эшләнешнең түбәнрәк булуын билгеләп үтәр идем», – диде әсәрләр хакында филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.

  • Жюри составына Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ринат Әюпов, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, режиссерлар Айдар Җәббаров, Туфан Имаметдинов, Олег Кинҗәгулов, Рамил Фазлыев, «Интертат» электрон газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, драматург Туфан Миңнуллинның кызы – журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова, театр белгечләре Айгөл Салихова (Габәши), Гөлшат Фәттахова, Гөлназ Хәсәнова, актер Илдар Хәйруллин бәяли.
  • Моннан тыш, комиссия әгъзалары исемлегендә Камал театры директоры Илфир Якупов һәм бәйгенең җаваплы секретаре Гөлнур Гыйматова да бар. «Яңа татар пьесасы - 2024» конкурсы комиссиясе рәисе – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
  • Бәйгенең гомуми премиаль фонды 700 мең сум тәшкил итә, ул алты номинациядә (өч призлы урын, ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясе, балалар һәм үсмерләр өчен пьеса, өч кызыксындыру премиясе) җиңүчеләр арасында бүленәчәк. Җиңүчеләр 2024 елның 24 декабрендә игълан ителәчәк.