ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Төмәндә Себер татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

0

Төмәндә Себер татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Төмән шәһәре Татар мәдәни үзәгендә узган вакыйга халыкның традицияләрен, гореф-гадәтләре һәм телен саклауга багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бу көнне фән эшлеклеләре, җәмәгать активистлары һәм дини лидерлар «Себер татар телен саклау һәм үстерү, җәмәгатьчелек игътибарын аның әһәмиятенә һәм перспективаларына җәлеп итү» түгәрәк өстәле эшендә катнашты.

Шулай ук «Төмән Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе»н Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары координацион советына кертү турында килешү имзаланды. Бу әдәби татар һәм себер-татар телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәдәни программа үз эченә «Ак яр» театр студиясе тамашасын алган иде. Үзәкнең фойесында кунаклар «Себер татарлары: кичә һәм бүген» китап-иллюстратив күргәзмәсе белән таныша, милли ризыклардан авыз итә алды.

Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре момитеты Рәхмәт хатлары белән татар җәмәгатьчелеге активистлары, шулай ук юбилярлар Хәмзә Биктимеров һәм Тимергали Мирасов бүләкләнде, диелә хәбәрдә.