ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәрдемәнд исемендәге премия ияләрен Дәрдемәнднең оныгының оныгы Бату Рәмиев котлаган

0

ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) исемендәге премия тапшырылды. Премия ияләрен Казан кооператив институтында V Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн фестивалендә бүләкләделәр.

«Уфадан Дәрдемәнд оныгының оныгы, Россия Федерациясенең атказанган юристы Бату Рәмиев онлайн элемтә аша гаилә тарихына тукталды, катнашучыларга сәламнәрен, җиңүчеләргә котлауларын, Татар мәдәнияте үзәгенә рәхмәтен әйтте. Сәхнәдә ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд премиясен Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева тапшырды», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Быел Дәрдемәнд премиясенә Татарстан Республикасы Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Мусина, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов лаек булган. Аларга Мәскәү шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәт кылу өчен сертификат тапшырылган.

«Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Сәүдәгәрләр кәләпүше дә эшләнелде. Ул Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә сакланучы беренче гильдия сәүдәгәр Исмәгыйль Апанаевның кәләпүше нигезендә иҗат ителде. Аны чигү остасы Әлфия Нурхәмитова иҗат итте», - диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, беренче Сәүдәгәрләр кәләпүшен Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка бүләк иткән.

«Татар мәдәнияте үзәге ел саен февраль аенда Дәрдемәнд шигырьләрен яттан сөйләүчеләр арасында конкурс уздыра. 200дән артык укучы Татар мәдәнияте үзәге мәйданына җыелып Дәрдемәнд шигырьләрен сөйли. Конкурста иң актив катнашучы – Казанның «Адымнар» мәктәбеннән Әнвәр-Азамат Хәертдиновлар, Казанның 175 гимназиясеннән Мостафа Закиров Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде», - диде Флюра Абдуллина.