ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда 187нче лицей театры Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драмасын сәхнәләштерде

0

Казанның 187нче күп профильле лицеенда укытучылар/балалар/ата-аналардан торган «Ихлас» театр коллективы беренче премьерасын күрсәтте. Яңа коллектив Айгөл Әлмәтгалиеваның «Күз нурларым» дигән драмасын сәхнәләштерде. Бу театр төркеме лицейда инде дүртенче төркем.

Лицей директоры Гөлнара Галиева сүзләренчә, балалар/ата-аналар/педагоглар театры оештыру коллективның хыялы булган. Нәтиҗәдә «Ихлас» уникаль төркем булып оешкан. Тәүге спектакльдә рольләрне лицейның уку-укыту бүлеге мөдире Айнур Галиәхмәтов, технология укытучысы Лилия Гурьянова, татар теле укытучысы һәм директорның тәрбия буенча киңәшчесе Эльмира Баһаветдинова, өстәмә белем бирү укытучысы Эльмира Вәлитова, лицейда укучы ике бала әтисе Сирин Гасимов, 9нчы сыйныф һәм башлангыч сыйныф укучылары башкарды.

«Лицеебызда 4нче театр коллективы оешты. Аның икесе рус телендә – алар бик күп бәйгеләрдә лауреатлар, җиңүчеләр булдылар. Икесе татар телендә эшли. Татар телендә эшләүче балалар театрыбыз былтыр 82 мәктәп театрлары арасында узган бәйгедә 1 миллион сумлык грант отты», – дип, Гөлнара Галиева лицейның театр сәнгатендә уңышларын атап узды.

Мәктәп театрында спектакльне режиссер Раил Мөхетдинов куйган. Режиссер сүзләренчә, Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиеваның бу әсәре очраклы гына сайланмаган – ул чын тормыштан алынган вакыйга. «Күз нурларым» драмасының прототиплары Буа районы кешеләре.

«Җәмәгать, бу - безнең тормыш. Без балаларыбызны акча биреп тәрбияләргә өйрәнгәнбез. Акча биргәнбез икән, димәк ул әйбәтрәк тәрбияләнә дип саныйбыз. Аннары әти-әниләрне картлар йортында калдыралар. Менә шушы хәл булмасын иде. Балаларга күбрәк коймак пешереп ашатыгыз, аларга үзегезнең җылылыгызны бирергә өйрәнегез. Бу спектакль белән без сезгә шуны аңлатырга тырыштык», – дип, мисаллар китереп, спектакльнең идеясенә йомгак ясады режиссер.

«Күз нурларым» спектакле Гаилә елына багышланды һәм Әниләр көне уңаеннан күрсәтелде. Лицей сәхнәсендә татарча спектакль карарга килүчеләр арасында ата-аналар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр – ак яулыклы апалар да бар иде. Казанның 187нче лицеенда «Ихлас» театры премьерасы көнне татар мохите хөкем сөрде.