Казанда «Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенгесе» түгәрәк өстәленә 150 мөслимә җыелды
29 ноябрьдә Казанның «Мәрҗани» мәчетендә «Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Әлеге чарага Татарстанның 10нан артык мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 150 мөслимә килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар арасында Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Алар барысы да мәчетләрдә мөгаллимә булып хезмәт итә, актив эш алып бара, социаль проектлар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җыюны оештыра.
Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина тарафыннан оештырылды. Түгәрәк өстәлдә билгеләп үтелгәнчә, абыстайлар җәмгыятьтә мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм бөтенлеген саклауда мөһим роль уйный. Алар актив рәвештә консультацияләр үткәрә һәм гаиләне ныгыту өчен төрле чаралар оештыра.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул абыстайларының милләт тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торуын, дин, тел һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда аларның мөһим ролен ассызыклап узды.
Тарихчы Тәэмина Биктимерова җәмгыятьне агартуга керткән өлеше гаять зур булган атаклы абыстайлар турындагы чыгышын тәкъдим итте. Ул Галимҗан Барудиның хатыны Маһруй Үтәмешева хакында бәян итте.
Чарада чыгыш ясаучылар арасында Казан абыстайлары – күренекле мөгаллимәләр Лия ханым Фәйзуллина, Кадрия Мәхмүтова, Нурия Шәрифҗанова һәм Рафилә Гыймазова исә Фатиха Аитова, Маһруй Мозаффария, Мәүдидә Сәйфетдинова, Мөхлисә Буби һ.б. турында сөйләде. Моннан берничә ел элек вафат булган остазбикәләр дә – Рәшидә абыстай Исхакый, Әлмира Әдиятуллина һ.б. да искә алынды.
Казанның «Гадел» мәчете абыстае Фәния ханым Җәләлиева җәмгыятьтә остазбикәларның мөһим роле турында сөйләде, ә «Хөзәйфә» мәчете абыстае Резеда Исмәгыйлева «Тарихи контекст һәм заманча тенденцияләр» темасына чыгыш ясады. Шулай ук Нагорный һәм Каравай бистәләрендә хезмәт итүче абыстайларның эшчәнлеге билгеләп үтелде.
Әйтергә кирәк, Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005 елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә абыстайларның эш тәҗрибәсе формалашкан.