ru24.pro
World News
Декабрь
2024

«Ислам. Беренче адымнар» курсының 14 нче сезоны төгәлләнде, 150 кеше намазга басты

0

«Ислам. Беренче адымнар» проектының 14 нче сезоны төгәлләнде. Әлеге курсларда укучылар намаз уку тәртипләрен һәм ислам нигезләрен өйрәнде. Курсларны 20 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 150 кеше тәмамлады.

«Ислам. Беренче адымнар»ның 14нче сезонының ябылу тантанасы Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Аны «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин укыды.

Ике ай дәвамында ислам дине нигезләрен үзләштергән дин кардәшләрне нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова курсларга йөргән шәкертләргә рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге курсларда шәкертләр беренче белемнәр алып, дин юлына баса. «Алган белемнәрегез гаиләгезгә бәрәкәт китерсен», – дип җиткерде ул.

Ирек хәзрәт Җиһаншин шәкертләргә аңлаешлы итеп намаз укуның фазыйләтләрен аңлатты.

Шәкертләр уен рәвешендә оештырылган имтиханда катнашты: 2 ай эчендә алган белемнәрен күрсәтте. Аларга курсларны тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды. Шәкертләр арасында бөтен гаиләләре белән белем алучылар да бар иде. Алар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең популяр проектын оештыручыларга һәм мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.