ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Мөслимдә «Каурый төшә карларга» бөтенроссия фестивале үткәрелде

0

Мөслимдә «Каурый төшә карларга» дип исемләнгән Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Бәйрәм «Яшьлек» спорт комплексында театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.

Биредә төрле мастер- класслар да күрсәтелде. Апалар-кызлар каз йолкыды, каурый сызды. Мәлләтамак авыл җирлеге килен төшерү йоласын күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле тукымаларга каз сурәтләре төшерде, Туган як музее хезмәткәрләре милли үрнәктәге мендәр тышлыклары чикте.

Бәйрәм кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комтеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын да билгеләп үтте.

Фото: Лилия Шәймиева/https://muslumirc.ru/

«Финалның инде дүртенче ел Мөслимдә узуы очраклы түгел. Мөслим ягының заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә дан тота, какланган казы Россия буенча танылган. Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар», - диде Кадрия Идрисова.

Зур чара спорт комплекс территориясендә бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте. Авыл җирлекләре бәйрәмгә килгән кунакларны мул табыннар белән каршы алды. Кайнар чәй, табада пешкән коймак һәркемгә җитәрлек булды. Ярминкәгә килүчеләр ирле-хатынлы җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, үзешчәннәр концертын тамаша кылды. Күмәк уеннар да да халык актив катнашты.

Кунаклар бәйрәм дәвамында каз шулпасыннан авыз итте, кайнар ботка, чәй һәм коймак белән сыйланды. Алга таба чара район мәдәният йортында дәвам итәчәк.

Мастер-класслар һәм күргәзмәләрдән соң IV Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестиваленә йомгак ясалачак.