ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Казан шәһәр филармониясе тамашачыга «Йосыф-Зөләйха» спектаклен тәкъдим итте

0

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе «Йосыф-Зөләйха» спектаклен куйды. Спектакль премьера алдыннан ябык форматта күрсәтелде. Премьера тамашачыга бүген тәкъдим ителәчәк.

Спектакльнең режиссеры «Казан» бию ансамбле җитәкчесе – Чулпан Закирова. Спектакльдә ул олы яшьтәге Зөләйханы уйный.

«Безнең борынгы әсәрне сәхнәгә чыгарасы килде, шуңа Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренә мөрәҗәгать иттек. Спектакль поэма мотивлары буенча куелды. «Йосыф-Зөләйха» сәхнәдә әле күп куелмаган дип саныйм. Бу – дөнья күләмендә билгеле бөек мәхәббәт тарихларының берсе. Без тамашачыны бу әсәр белән музыкаль-хореографик спектакль аша таныштырырга телибез. Мәхәббәт темасы бик көчле тема дип санала, аның нигезендә төрле хисләрне җиткереп була. Бик нигезле драматик әйбер куюны бик мөһим дип күрмим, чөнки без драма театры түгел. Безнең карамакта бию ансамбле, вокалистлар, шуңа нигезләнеп җырлы-биюле тамаша күрсәтәбез», – дип сөйләде ул.

Ул махсус музыкаль әсәрләр, либретто язылуын әйтте. «Зур команда эшләде. Без куйган спектакльләр белән таныш булган кеше бездә якты, кызыклы детальләр күп булуын белә. Карарга матур булсын өчен тырышабыз. Тамашачы матурлык өчен килә дип саныйм, тик бу юморга кайтып калу дигән сүз түгел. Артистлар образларга туры китереп сайланды, вокал туры килү дә мөһим иде. Режиссер буларак мин үземне сынап карыйм», – дип сөйләде Чулпан Закирова.

Спектакльдә яшь Зөләйханы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкара. Ул филармония куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрәне дә уйнаган иде.

«Мәйсәрә тыйнак булса, Зөләйха шаян, үзсүзле кыз. Аларда миңа хас сыйфатлар да бар. Актриса булу катлаулырак, сүзләрне истә тотарга, биергә, җырларга кирәәк, шуңа катлаулырак минем өчен. Әзерләнгәндә төрле хәлләр булды. Без Йосыф белән бик якын биибез, мин андый якынлыктан оялам, бу каршылыкны узарга кирәк иде», – дип сөйләде ул.