Тинчурин театры Кәрим Тинчурин һәм татар театры труппасы тарихы турында спектакль чыгара
Тинчурин театры үзе исемен йөрткән шәхес турында «Хыялга бер адым» дип аталган спектакль чыгара. Премьера 18-19 декабрьдә көтелә.
«Без Кәрим Тинчурин исемен йөртәбез икән, безнең репертуарда андый әсәрләр булырга тиеш. Бу әсәрнең безнең сәхнәгә менәр вакыты җитте», - диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге спектакль турындагы матбугат конференциясендә. «Без һәр яңа әсәрне көтеп алабыз. Чөнки һәр яңа әсәр яңа тамашачы китерә», - дип дәвам итте ул.
Матбугат конференциясе Казанның Горький музеенда ачылган Татарстан театрлары тарихына караган күргәзмә урнаштырылган залда үтте.
«Кәрим Тинчурин драматург гына түгел, татар театрының нигезен салган кеше. Ул режиссер да, актер да – ул зур бер шәхес. Татар театры тарихындагы иң зур трагедияләрнең берсе – Кәрим Тинчуринның репрессияләнеп һәлак булуы. Шундый зур корбан белән барлыкка килгән театр»,- диде әлеге спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов.
«Хыялга бер адым» дип аталган спектакль бер сәфәр тарихы буларак тәкъдим ителә. Пьеса халык язучысы Рабит Батулланың Заһидә Тинчурин истәлекләренә нигезләнгән «Җимерелгән бәхет» әсәре буенча язылган. Пьесаны театр заказы буенча язучы Рөстәм Галиуллин язган.
Кәрим Тинчурин 1921 елгы ачлык вакытында артистларны коткарып калу өчен аларны Ташкентка алып чыгып китә. Юлда труппага байтак авырлыклар аша үтәргә туры килә. Спектакльдә шушы вакыйгалар сурәтләнә, дип ышандыра театр.
«Без ике ел элек Рабит абый Батулла белән очрашып бу әсәр турында фикер алыша башлаган идек инде. «Без хәзер дә артистлар шул вакытта калган чүлдә яшәмибезме икән?» дип тә сорадым мин. «Кайда безнең котылу юлы?» – дигән сорау куйды режиссер.
«Ул вакытта Урта Азиядә культура башында татарлар торган. Кәрим Тинчуринны Ташкентка мәдәният министры чакыра. Кәрим Тинчурин анда бөтен труппасын алып китә. Аларның вагоннарын дала уртасында ычкындырып калдыралар. Ачтан үлүчеләр дә була», - дип әлеге спектакль өчен нигез булган вакыйганы сөйләде халык язучысы Рабит Батулла.
Ул журналистларны Кәрим Тинчуринга бәйле кызыклы фактлар белән таныштырды.
«Кәрим Тинчурин кулга алынгач та беркемне дә сатмаган, ялган сөйләмәгән. Моның белән без аны дөрес кеше булган дип нәтиҗә ясый алабыз. Ул артистларны – 60 кешене - үзе артыннан алып китә алырлык көчле кеше булган. Ул бит аларны анда исән калдыра алырмын дигән җаваплылык белән алып чыгып киткән», - дигән фикерләре белән уртаклашты Кәрим Тинчурин ролен башкарачак Артем Пискунов.
«Кәрим Тинчуринның хыялы һәм шул хыялын тормышка ашыруга ышанычы аркасында безнең театрларыбыз, драматургларыбыз, артистларыбыз бар. Безнең татар театры бар! Шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин», – дип нәтиҗә ясады ул.