ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Зәй яшьләре «Хәтер маршы — 2024» чаралар циклын башлап җибәрде

0

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер маршы — 2024» дип аталган чаралар циклын башлап җибәрде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларындагы «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

Маршта катнашучылар Бөек Ватан сугышы кагылган шәһәрләргә һәм төбәкләргә чыгып эзтабарлык белән шөгыльләнү, кыр җыеннары һәм яшьләр белән очрашуларда әлеге темага кагылышлы мәсьәләләрне күтәрү турында сөйләште. Бу чараларның барысының да максаты бер — бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкән солдатларны мәңгеләштерү һәм искә алу.

Район эзтабарлары ул вакыттагы барлык хис-кичерешләрне музыкаль-әдәби номерлар аша җиткерде. Ксения Кузнецова һәм Азалия Мөхәммәтҗанова күңелгә үтеп керерлек тирән шигырьләр укыды, ә Никита Костин музыкаль әсәр башкарды. Чарада катнашучыларга шулай ук Ватанны саклаучыларның батырлыгы, сугыш вакытында җирле халыкның баштан кичкәннәре турында сөйләделәр. Болар барысы да видеороликларда да күрсәтелде.

Чара ахырында катнашучыларга дипломнар тапшырылды һәм туган як тарихын өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде.