ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Садулаевны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә рәсми сәфәре барышында алты тапкыр дөнья чемпионы, ирекле көрәш буенча ике мәртәбә Олимпия чемпионы Абдулрәшит Садулаев белән очрашты һәм аңа «Дуслык» орденын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Республика җитәкчесе спортчыны октябрь ахырында Албаниядә узган дөнья чемпионатында чираттагы җиңүе белән котлады. Шул ук вакытта, Миңнеханов Олимпия уеннарында катнашудан читләштерү спортчының рухын сындырмавын һәм аның чираттагы тапкыр үзенең чемпион характерын раславын әйтте.

Элегрәк Халыкара Олимпия комитеты махсус хәрби операцияне хуплавы, шулай ук рәсми рәвештә «Динамо» җәмгыятендә әгъза булып торуы сәбәпле Абдулрәшит Садулаев сайлап алуны узмады дигән белдерү тараткан иде.

Дөнья чемпионатында җиңгәннән соң, РФ Президенты Владимир Путин Садулаев адресына котлау телеграммасы юллады. Дәүләт башлыгы телеграммада искәрткәнчә, 2024 елгы Олимпия уеннарында катнашудан читләштерү спортчының рухын сындырмаган, ә холкын чыныктырган һәм тагын да көчлерәк иткән.