ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Кыргызстан галимнәре делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә булды

0

25 ноябрьдә Кыргызстан галимнәре делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә кунакта булды. Очрашу барышында Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Кыргызстанның Иҗтимагый Айтматов академиясе академигы дипломы һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аларга әлеге бүләкне Айтматов академиясенең президенты Абдылдажан Акматалиев тапшырды. Килгән кунакларга Татарстан Язучылар берлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Очрашуда шулай ук филология фәннәре кандидаты Нурзинә Ыйсаева һәм Бәхтияр Омуров катнашты.