ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

«Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында Каракалпакстан артистлары концерты булды

0

3нче «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале – «Казанда Шәрык базары» кысаларында Каракалпакстан сәнгатькәрләре концерт тәкъдим итте. Чара Казанның «Пирамида» концертлар залында, Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә үтте. Мәртәбәле кунакларны һәм тамашачыларны фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сәламләде.

«Быел безнең фестивальнең масштабы киңәйде, чараларыбыз бик күп. Әле яңа фестиваль кысаларында ТР Фәннәр академиясендә фәнни-гыйльми конференция тәмамланды. Беренче конференциягә үк 13 илдән зур галимнәр килде. Ә хәзер исә сезнең белән бергәләп Каракалпакстанның сәнгать осталары әзерләгән шәп концертны тамаша кылачакбыз. Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикеев, Каракалпакстан мәдәният министры Бегисбай Темирбаев, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Нодиржон Касыймовны шәрәфле кунакларыбыз итеп күрүгә шатбыз», – диде Рифат Фәттахов.

Концерт программасын Бахтияр Жуматбаев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Барлыгы 32 төрле концерт номеры тәкъдим ителде. Тамашада Россиянең халык артисткасы Зилә Сөнгәтуллина, ТР халык артисты Илһам Вәлиев һәм Каракалпакстан мәдәният министры, Каракалпакстанның атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Бегисбай Темирбаевның җырлады.

«Бүген үзебез дә шәрык дөньясы никадәр якын икәненә янә бер кат инандык. Мин әле хәтерлим, без кечкенә вакытларда, бүген бу хакта әйтелде инде, 1981 елда соңгы тапкыр булган икән Татарстанда Каракалпакстан көннәре. Ул вакытта әле без телевизордан күзәтеп, матбугаттан күргән идек. Шул чордагы артистларыбыз шушы бәйләнешнең бер дәлиле буларак Вафирә Гыйззәтуллина да, бүген сәхнәне бизәгән Зилә Сөнгатуллина да ТР һәм Каракалпакстанның да халык артистлары дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр иде», – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев.

Марс Тукаев Татарстанда Каракалпакстан мәдәнияте көннәре үткәрелүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Элек, узган гасырның 70-80нче елларында иҗади дуслык багланышлары бар иде. Кызганычка каршы, 43 ел бу элемтәләр өзелеп торды. Менә хәзер элемтәләр яңадан ныгуы – әлбәттә, куанычлы. Татарстан белән Каракалпакстан арасында мондый мөнәсәбәтләр тагын да артсын иде. Киләчәктә ТР көннәре Каракалпакстанда, Каракалпакстан көннәре бездә даими узып торсын иде. Бүген чын күңелдән сөенеп утырдык. Җыр сүзләре дә аңлашыла, дөньяга карашларыбыз якын, тугандаш халыкларбыз», – диде ул.