ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Казанда Истанбулга кадәрге авиарейсны сигез сәгатькә тоткарлаганнар

0

Pegasus Airlines авиакомпаниясенең Казан – Истанбул рейсын 8 сәгать 40 минутка тоткарлаганнар.

Казан аэропортындагы онлайн-табло мәгълүматларыннан күренгәнчә, самолет 03.05 сәгатьтә кузгалып китәргә тиеш булган, әмма очышны 11.45 сәгатькә күчергәннәр.

Аэропортның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, рейсны томан сәбәпле күчергәннәр.

Агентлык кичә Казанда көчле томан сәбәпле берничә рейс тоткарлануы турында язган иде. Кайбер самолетлар Самара, Ульяновск һәм Түбән Камадагы запас аэродромнарга киткән.