ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Түбән Камада махсус операция хәрбие хатыны белән кызын бала табу йортыннан каршы алган

0

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Түбән Кама егете Илфат Сафин беренче тапкыр әти булды. Алар сөйгәне Рузилә белән 24 февральдә өйләнеште. Ул вакытта ЗАГСка яшь парны котларга шәһәр мэры Рамил Муллин килгән иде. Бүген исә ялда булган Илфат һәм аның гаиләсе яшь әни белән Әминә исемле кызны каршы алды.

Минем өчен беренче сабыем туу, әлбәттә, төп бүләк, дип белдерде хәрби хезмәткәр. Бүген яшь әти беренче тапкыр кызын кулына алды.

Әминәне зур һәм тату гаилә белән каршы алдылар. Илфат, аның әнисе һәм сеңлесе бала табу йортына чәчәк бәйләмнәре белән килгән. «Мин бәхетле, чын-чынлап бәхетле», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты хәрби хезмәткәр.

«Дулкынланам, сөенәм. Бу минем икенче оныгым», - дип сөйләде Илфатның әнисе Гөлнара Сафина.

«Хәзер минем туганнан туган сеңлем бар, мин бик шат», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Илфатның сеңлесе Миләүшә Сафина.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.