Казанның зур предприятиеләрендә хезмәт хакы 89 мең сумнан артып киткән
Казанның зур һәм урта предприятиеләрендә хезмәт хакы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда номиналь чагылышта 21 процентка артып, 89 мең сумга җиткән. Ә агымдагы темпларны һәм инфляция дәрәҗәләрен исәпкә алганда реаль чагылышта 12 процентка арткан. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүмат китерде.
«Шәһәр буенча уртача темплардан шактый артып китә торган иң югары хезмәт хакы финанс тармагында, мәгълүматлаштыру, элемтә, фәнни эшчәнлек, җитештерү, электр энергиясе, газ һәм су бүлү өлкәләрендә күзәтелә», - дип искәртте ул.
Моннан тыш, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казан уртача хезмәт хакы күләме ягыннан Россиянең халкы бер миллионнан арткан шәһәрләре арасында үз позицияләрен яхшырткан. 2023 елда Татарстан башкаласы дүртенче баскычта урнашса, 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча өченче урынга күтәрелгән. Мәгълүматлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпкә алмыйча китерелгән.