ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Алабугада Хәтер мәйданында киң күләмле реконструкция эшләре бара

0

Алабугада Хәтер мәйданында киң күләмле реконструкция эшләре бара. Мәйданда 30 ел капиталь ремонт булмаган. Бүген монда демонтаж эшләре төгәлләнгән. Иске брусчатка һәм декоратив плитәләрне алып, өч дистә ел эчендә кайбер урыннары яраксыз хәлгә килгән бетон нигезне ремонтладылар. Хәзер төзүчеләр инженерлык коммуникацияләре белән шөгыльләнә һәм брусчатка салырга әзерләнә. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында Максим Бигашев яза.

Мемориаль комплексны гранит плитәләр белән тышлаячаклар. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре аерым гранит плитәләргә уеп язылачак. Комплексның өске өлешендә дә эшләр башкарылачак: биредә шулай ук брусчатканы алыштырырга, һәйкәлләрнең нигезләрен тышларга җыеналар.

Мемориал өчен урын очраклы гына сайланмаган. Якында гына хәрби комиссариат урнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында алабугалылар нәкъ менә шуннан фронтка киткәннәр.

Хәзерге мемориал Җиңүнең 50 еллыгына төзелгән, ул 1995 елның 9 маенда ачылган. Проект авторы — архитектор Александр Рыбин, төзелеш эшләрен Николай Белов җитәкли. 30 ел узгач, алар шул ук урында бүгенге реконструкциянең барышы турында фикер алышалар һәм үткәнне искә төшерәләр.

Эшләрне 9 май алдыннан тәмамларга планлаштыралар. Шулай ук, 9 Майга тыл хезмәтчәннәренә багышланган сквер төзү планлаштырыла. Ул Гассар урамында, Хәтер музее янында булачак.