ru24.pro
World News
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Путин махсус операциядә катнашучыларның әҗәтен гамәлдән чыгару турындагы законны имзалады

0

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган закон нигезендә, махсус операциядә катнашучы кайбер хәрбиләрнең вакытында түләнмәгән 10 миллион сумга кадәр тәшкил иткән бурычларын гамәлдән чыгарачаклар.

Бурычны түләттерү турындагы суд акты 2024 елның 1 декабренә кадәр үз көченә кергән һәм аның буенча инде башкарма производство кузгатылган очракта әҗәтне гамәлдә чыгара алалар. Шул ук вакытта, бурычлы зат агымдагы елның 1 декабренә кадәр Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган булырга тиеш, диелә документта.

Мобилизацияләнгән яки сугыш хәрәкәтләре зонасында хезмәт итәргә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучылар, Саклану министрлыгы белән кимендә бер елга контракт төзегән гражданнар, шулай ук аларның хатыннарының бурычларын гамәлдән чыгара алалар.

Шул ук закон нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары да (аның дәвамында аларның кредиторга акча түләмәскә хакы бар) 150 көнгә арта. Элегрәк ташламалы чор бурычка алучының мобилизация яки хәрби контракт чоры яисә, 30 көн өстәп, аның махсус хәрби операциядә катнашу срогыннан чыгып исәпләнә иде. Хәзер исә 180 көн өстәләчәк.

Үзгәрешләр «Кредит килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәү үзенчәлекләре турында»гы федераль законга кертелә. Документ 2024 елның 1 декабреннән үз көченә керә.