Шимбә көнне Татарстанда кабат давыллы җил көтелә
Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстанда тотрыксыз һәм җилле һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Шимбә көнне төнлә һәм көндез республика территориясендә көньяктан көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (кич һәм төнлә 25 метрга кадәр) җитәчәк. Казанда җилнең тизлеге 15-20 метрдан артмаячак.
Төнлә Татарстанда урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -3..+ 2 градус, Казанда 0.. -2 градуска кадәр була.
Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин.