Балалар бакчаларында «Россия дәүләтчелеге нигезләре» курсын кертергә тәкъдим иттеләр
«Россия дәүләтчелеге нигезләре» фәнен белем алуның барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән мәктәпкәчә дәрәҗәдә өйрәнергә кирәк. Мондый фикерне Дәүләт Думасы мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аиткулова белдерде.
«Бүген ата-аналар безнең алда, дәүләт алдында мөһим темаларга сөйләшүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау бурычын куя. Бу бала үзен шәхес, гражданин буларак аңлый башлау белән бердәм координаталар системасы төзелсен өчен мөһим», - дип китерә парламентарий цитатасын «ПГ».
Исегезгә төшерик, «Россия дәүләтчелеге нигезләре» курсы 2023 елның 1 сентябреннән илнең югары уку йортларында кертелде.
Элегрәк Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айдар Метшин бюрократик штамплардан башка яшь буында патриотик кыйммәтләр тәрбияләргә өндәде. Россия Герое һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков 14 яшьтән мәҗбүри тәртиптә Россия гражданины антын бирү идеясен хуплады.