ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

КФУда күренекле тел галиме Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

0

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Юбилярны котларга фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре килгән иде.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Казан федераль университеты җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм галимнең татар халкын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә зур адым ясаганын билгеләп үтте.

«Фәрит Йосыпов илебездә генә түгел, дөньякүләм билгеле галим, шәхес. Без Фәрит Йосып улы дигәндә иң беренче чиратта татар морфологиясе, татар теле, диалектология һәм әлбәттә инде татарча укыту методикасын күз алдына китерәбез. Фәрит абыйның тел белемен укыту юнәлешенә керткән өлеше бик зур. Фәрит абый, сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Без һәрдаим сезнең белән элемтәдә, әле озак еллар шулай эшләргә һәм яшәргә насыйп булсын», – диде ул.

Рәдиф Рифкать улы галимгә институт җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк – сәгать тапшырды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов бүген бик күп татар тел белеме һәм тюркология өлкәсендәге белгечләрнең Фәрит Йосыпов хезмәтләренә нигезләнеп эшләвен әйтте.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә эшләүчеләрнең абсолют күпчелеге безнең юбилярыбызның фәнни эшчәнлеге аның хезмәтләре белән таныш, күбебез аларны өйрәнгән, аларга сылтама ясап, үзенең фәнни эшчәнлегендә кулланган. Фәрит Йосып улы, сезнең татар тел белеме һәм тюркологиягә керткән өлешегез бәяләп бетергесез, без сезгә олы рәхмәтебез җиткерәбез», – диде ул.

Айнур Тимерханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның галимгә җибәргән котлау хатын укыды һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мактау грамотасын тапшырды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Фәрит Йосыповның татар диалектологиясе юнәлешендә зур эш алып барганлыгын искәртеп үтте.

«Сез студентларны татар дөньясы кайнап торган Себер төбәге, Курган өлкәсе, Төмән, Омск районнарына алып барып, татар диалектология фәнен эшләтеп җибәргәнсез. Әлеге төбәкләрдә фактик материал җыеп, күпме эш эшләнелгән. Бернәрсәгә карамастан көн-төн эшләп, бөтен көчегезне биреп шундый олы хезмәтләр бастырдыгыз. Минем бүгенге котлауларым һәм сәламнәрем Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән генә түгел, ә барлык татар дөньясы исеменнән, ә татар дөньясы ул Татарстан белән генә чикләнми», – диде ул.

Данис Шакиров галимгә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов