ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда Мөхлисә Бубиның 155 еллыгын билгеләп үтәләр

0

27 ноябрьдә Әгерҗе мөхтәсибәтенең Иж-Буби авылында Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 еллыгына багышланган фәнни конференция була. Бу чара Татарстан мөфтиятенең актив ярдәме белән оештырыла һәм икенче тапкыр үткәрелә – алдагы конференция 2019 елда мәгърифәтченең 150 еллыгына багышланган иде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәнни конференциядә танылган дин әһелләре, галимнәр, фәнни интеллигенция вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнаша. Алар арасында Татарстан Республикасы мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һ.б. бар», – диелә хәбәрдә.

Чара Мөхлисә Буби мирасын, авыл мәдрәсәсе тарихын һәм аның Идел-Урал төбәгендәге тарихи әһәмиятен өйрәнүгә багышлана.

«Конференциядә галимнәр XIX-XX гасырлар чигендә мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге активлыгы һәм аларның Россия мөселман өммәте үсешенә керткән өлеше белән бәйле мөһим темалар турында фикер алышачак дип көтелә. Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роленә, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуына аерым игътибар биреләчәк. Җыенда катнашучылар авыл тарихы, мәчетләр, мәдрәсәләр һәм мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеге, шулай ук аларның татар-мөселман традицияләрен саклауга йогынтысы турында мәгълүмат белән уртаклашачак», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Конференция кысаларында күренекле гаиләнең әниләре Бәдрелбанат абыстай, педагог һәм дин эшлеклесе Габдулла Нигъмәтуллин-Буби, Иж-Буби сәүдәгәре һәм хәйриячесе Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов һәм башка танылган шәхесләрнең каберләренә бару каралган. Конференциядә катнашучылар шулай ук илебездә иминлек һәм тынычлык теләп дога кылачак.

  • Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әгерҗе мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты, Иж-Буби авылы тарихы музее, «Бубилар мирасын торгызу» иҗтимагый оешмасы оештыра.

Татарстан Диния нәзарәте тәкъдим иткән белешмә:

  • Мөхлисә Буби – беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя. 1869 елның 5 мартында (иске стиль белән 21 февральдә) Нократ губернасының Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Буби авылында мулла гаиләсендә туа. 1917 елның I Бөтенроссия мөселман корылтаенда Мөхлисә Буби Мөселманнар диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, беренче хатын-кыз казыйларның берсе була. Шул вакыттан бирле ул Уфада эшли, Мөселманнарның диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеген җитәкли, метрика кенәгәләрен алып бара, гаилә мәсьәләләрен җайга сала һәм дәгъват белән шөгыльләнә.
  • 1937 елның 30 ноябрендә Мөхлисә Буби НКВД тарафыннан «Башкортостанның контрреволюцион фетнәчел милләтчел оешмасы»нда катнашуда гаепләнә һәм атарга хөкем ителә. Мөхлисә абыстай 68 яшендә 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Әмма БАССР Югары Суды Президиумының 1960 елның 23 маендагы карары нигезендә, Мөхлисә Буби аклана һәм вафат булганнан соң реабилитацияләнә.