ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Мөслимдә язучы Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды

0

Мөслимдә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында Әдәбият һәм сәнгать көннәре дәвам итә. Район мәдәният йортында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, РСФСРның мәгариф отличнигы һәм хезмәт ветераны Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль иҗат кичәсе оештырылды.

«Роза апаның иҗат тормышы – гомере буе кеше күңеленә, балалар күңеленә сәяхәт итү белән бәйле. Аңа затлы әсәрләрен язуга мәктәптә укытуы да ярдәм иткәндер. 2003 елда «Казан утлары» журналында аның «Яшьлегем серләре» дигән бәяне басылган иде һәм ул шунда ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Роза Хәбибуллина 2013 елда Язучылар берлеге сафына кабул ителгән.

«Сез чыннан да Язучылар берлеге сафына алынгач та сынатмадыгыз. «Мулла килене», «Миләш юлы» һ.б. әсәрләрегез бер-бер артлы дөнья күрде. Роза апаның әсәрләрендә Мөслим сөйләме күзгә бәрелеп тора һәм җанны назлый. Сезнең телегез бик нык назлы, күңелгә якын. Сез әле дә роза балкып торасыз», – диде Ркаил Зәйдулла Роза Хәбибуллинаны тәбрикләгәндә.

Шулай ук юбилярны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы, Әлмәт бүлеге дә котларга барды.