Татарстан халкын #МЫВМЕСТЕ премиясе финалында республикага теләктәшлек күрсәтергә өндиләр
Татарстан халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалында республикага теләктәшлек күрсәтергә һәм төбәк өчен тавыш бирергә чакыралар.
«Сезнең тавыш – Татарстан лаеклы рәвештә хәйриячелек һәм волонтерлыкка теләктәшлек күрсәтүдә иң яхшы урын, игелек, ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек территориясе булып танылсын өчен бер адым ул!» - дип искәртә авторлар.
Татарстан өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Территорияләр» юнәлеше буенча «Россия Федерациясе субъекты» номинациясендә тавыш бирергә мөмкин.
#МЫВМЕСТЕ премиясенең максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм Россиядә, дөньяда яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән проектларны тану һәм аларга теләктәшлек күрсәтү. Премия «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә оештырыла (хәзерге рәвешендәге башка илкүләм проектлар кебек үк, аның да инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин). #МЫВМЕСТЕ премиясенең финалистлары өчен тавыш бирү иртәгә, 21 ноябрьдә төгәлләнәчәк.