ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Нурминский яңа альбом чыгара һәм Татарстан артистларын таныту өчен лейбл әзерли

0

Рэп-башкаручы Нурминский (Альберт Шәрәфетдинов) Татарстанда яңа альбомын тәкъдим итә һәм талантлы артистларны таныту өчен музыкаль лейбл әзерли. Тәкъдим итү чарасы 21 ноябрьдә Казанның «Метро Пушкинская» клубында уза.

«Бу берничә мөһим сәбәп буенча фан-очрашу булачак, - дип хәбәр итте Нурминский редакциягә. – Яңа альбомны тәкъдим итү чарасында без әле челтәрдә булмаган җырлар тыңлаячакбыз. Чарага килүчеләр аларны беренче булып ишетәчәк. Бу пәнҗешәмбедә була, ә җомгада, 00.00 сәгатьтә, әлеге треклар инде интернетта ачыла. Шулай ук әле беркем дә күрмәгән яңа клип күрсәтергә ниятлибез. Һәм шунда ук музыкаль талантларны таныту буенча яңа проектыбызны игълан итәчәкбез».

Нурминский аның командасына биредәге артистлар белән хезмәттәшлек итү кызык булуын әйтте, өстәвенә аларны таныту өчен команданың бөтен мөмкинлекләре – студиясе һәм югары дәрәҗәдәге белгечләре бар. «Һәм тепловоз кебек боларның барысын да «этүче» мин бар. Кемнедер үзем белән турга алып, федераль дәрәҗәдә кайсы артист белән хезмәттәшлек итү кулай икәнен әйтә алам», - диде ул.

Әлбәттә, без проектта катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булачагын аңлыйбыз, шулай да Татарстанның талантлы егетләренә ярдәм итәргә телибез, дип белдерде Нурминский.

Рэп-башкаручы Нурминский Балтач районының Норма авылында туган. Музыкаль карьерасын «ВКонтакте» социаль челтәренә трекларын урнаштырудан башлый һәм, бик тиз аудитория җыеп, чартларга керә. Яндекс.Музыка мәгълүматлары буенча, Нурминский иҗатын 2 миллионга якын тыңлаучы күзәтә. Социаль челтәрләрдә артистның гомуми аудиториясе 3 миллионга якын кулланучы тәшкил итә. Ул җырларын рус һәм татар телендә башкара.