Казан декабрьдә арзанлы ял итәргә мөмкин булган шәһәрләр исемлегенә кергән
Казан декабрьдә отышлы очып барып һәм ял итеп була торган Россия шәһәрләре рейтингында икенче урынны алды. Туристлык фирмаларның тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россия шәһәрләреннән Татарстан башкаласына очу уртача 6,5 мең сумга төшә, ә «өч йолдызлы» кунакханәдә яшәү бәясе төнгә 4 мең сум була. Бу хакта RT газетасы яза.
Татарстан башкаласына караганда арзанрак ял Псковта гына, анда очыш 6 мең сум, ә кунакханәдә төн куну 3 мең сумга төшәчәк.
Әлеге исемлеккә эләккән барлык башка шәһәрләрдә ял кыйммәтрәк була. Мәскәүгә очу бәясе уртача 7,6 мең сум һәм отельдәге номер өчен 2,5 мең сум түләргә кирәк. Россия кешесе Вологдага очу өчен 8,5 мең сум һәм кунакханә номеры өчен 4,5 мең сум бирәчәк.
Шулай ук кыйммәт булмаган юнәлешләр исемлегенә Иваново (билет 8,7 мең сум, яшәү 3 мең сум), Чабаксар (очыш 8,9 мең сум, кунакханәдә төн куну 2,8 мең сум), Санкт-Петербург (билет 9 мең сум, кунакханә 2,5 мең сум), Грозный (транспорт өчен 9,3 мең һәм яшәү өчен 3,5 мең сум) һәм Самара (очыш 9,5 мең сум һәм яшәү 2 мең сум) кергән.