ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда яшәүчеләрне томан һәм бозлавык турында кисәттеләр

0

Иртәгә, 20 ноябрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин. Юлларда бозлавык фаразлана.

Төбәктә төнлә һава температурасы -2..+2 градус, Татарстан башкаласында +1..-1 градус була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда җылы һава торышы атна азагына кадәр саклана.