ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Россия атом-төш коралын куллану шартларын атады

0

Мәскәү билгеле бер хәрби блокта булган теләсә кайсы дәүләтнең Россиягә каршы агрессиясен бөтен блок ягыннан агрессия итеп кабул итәчәк. Бу яңартылган атом-төш доктринасыннан билгеле булды. Документны РФ Президенты Владимир Путин раслады.

Документ нигезендә, атом-төш коралын куллану турындагы карарны дәүләт башлыгы кабул итә.

Шулай ук Мәскәү Россиянең һәм Союздаш дәүләт катнашучысы буларак Белоруссиянең суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә куркыныч янаган очракта күпләп юк итү коралы кулланырга мөмкин, диелә атом-төш доктринасында.