ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе кызына атказанган исеме бирелмәүгә карата фикерен әйтте

0

Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе һәм продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов кызына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәүгә карата фикерен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Голос. Дети» проектыннан кайтканнан соң, Чечня кызы Раяна Асланбековага Чечняның атказанган артисты исеме бирелде. Ул Сәйдә белән якынча бер яшьтә. Чечняда башка караштыр инде. Ингуш кызы Рагда Ханиева проектта финалга чыкты, 16-17 яшь булса да, Ингушетиянең атказанган артисты исеме бирелде. Әти буларак, ник аларга бирделәр, безгә бирмәделәр кебек хисләр булды, ул барыбер күңелне кытыклый», – дип сөйләде ул.

Айрат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, «атказанган» исеме бирелсен өчен кешенең музыкаль шәхес буларак тупланып бетүе кирәк.

«Миндә шундый фикер туды: кешенең музыкаль шәхес буларак тупланып бетүе кирәк. 16-17 яшьтә тупланмаган әле. Республиканы таныттылар, ләкин җырчы буларак бу кызлар әле формалашып бетмәгән иде, минем кыз кебек. Атказанган артист исеме формалашкан кешегә генә бирелә ала дигән фикергә килдем. 16 яшьтә атказанган артист исемен ала, ә үсеп җиткәч, бәлки, башка юлны сайлар, җырламас та», – дип уртаклашты ул.

Аның сүзләренчә, Сәйдә Ташкенттан кайткач, документларны әзерләргә әйткәннәр. «Ташкенттан кайткач, безгә документларны әзерләргә әйттеләр. Без аның эш урынына, шәһәр филармониясенә тапшырдык, ә нинди кайтаваз булуын Ходай гына белә. Исем буламы-юкмы – белмибез, тик халык аны белә, таный», – диде ул.

Айрат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, яшь җырчының тагын бер зур проектта уңышка ирешүе аны тәкъдим иткәндә яңгырый. «Сәйдә «Голос. Дети» проектыннан соң күпме чараларда чыгыш ясады. Ничек итеп тәкъдим итәргә дип сорыйлар иде, «Голос. Дети» финалисты, дип әйтә идек. 23 тулды, ә без әле дә шулай җавап бирә идек. Үзбәкстанда «Голос» проектында финалга җитте диярлек, аз гына калган иде, шулай да, хәзер тәкъдим иткәндә Үзбәкстандагы «Голос» проекты финалисты да дибез», – диде ул.