Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «РОСТКИ» форумы эшен күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге II форумыннан фотолар белән уртаклашты һәм аның төп бурычын атады.
«Безнең бурыч – илебезнең төп партнерларының берсе белән хезмәттәшлекне көчәйтү», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Форумда Кытайның алты провинциясеннән вәкилләр, шулай ук дистәләгән зур корпорацияләр катнаша, дип искәртә Рәис.