«РОСТКИ» форумын 2025 елда августта уздырырга планлаштыралар
«РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын киләсе елда августта уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган чараның пленар утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.
«Без киңәшләштек һәм форумны августта уздырырга булдык. Ул вакытта Казанда җылы, рәхәт, табигать матур. 17-18нче августлар тирәсендә», - дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, Кытай климаты Татарстандагыга караганда җылырак, шуңа күрә кунакларга эсседән җылыга килү рәхәт булачак.