«Ак Барс» Санкт-Петербург командасын овертаймда җиңде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасын отты. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның унтугызынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты. Әлеге гол Казан командасы азчылыкта уйнаганда керде (1:0).
Өченче периодның алтынчы минутында Егор Коршков СКА капкасына икенче алканы кертте (2:0). Унсигезенче минутта СКА уенчысы Тони ДеАнджело гол кертте (2:1). Период ахырында СКА капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, тәмамланырга 22 секунд калганда, Санкт Петербург командасының һөҗүмчесе Марат Хәйруллин исәпне тигезли алды (2:2).
Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды, шуңа күрә командаларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймның соңгы минутында «Ак Барс» уенчысы Кирилл Семёнов командага җиңү китерде (3:2).
Әлеге матч «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов өчен Континенталь хоккей лигасында 300нчесе булды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Бровкин – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Коршков – Комков – Кошелев, Князев – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов (Терехов), Евсеев.
СКА
- Заврагин (Мойсевич);
- Глотов – Кузнецов – Плотников, Никишин – Галенюк;
- Зыков – Григоренко – Хәйруллин, Выдренков – ДеАнджело;
- Алистров – Андронов – Грицюк, Фальковский – Педан;
- Зинченко – Воробьёв – Демидов (Дедунов), Кол.
«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. ЦСКА командасына каршы матч 17 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.