ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Казанда «Без бергә» республика балалар иҗат фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестивале зур Гала-концерт һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланды. Гран-прига Лениногорск районы Балалар иҗат йортының «Пируэт» бию ансамбле (педагог Витакова З.И.) ия булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестиваль - күп этаплы конкурс чарасы, анда ел саен 700 белем бирү оешмасыннан 35000 бала һәм 45 муниципаль районның 153 өстәмә белем бирү оешмасы катнаша.

Партнетрлар - ТР Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан шәһәренең «Виктория» балалар иҗатына ярдәм фонды, Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәге.