ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Кытай компаниясе Казанда кытай теленнән имтихан үткәрү пункты ачарга тәкъдим итте

0

Кытай Халык Республикасы компаниясе Казанда кытай теленнән имтихан үткәрү пункты ачарга тәкъдим итте. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче халыкара форумы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Huaming International генераль директоры урынбасары Мэн Синь шундый идея белән чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Туризм өлкәсендә компетентлы орган белән элемтәләрне җайга салырга телибез. Кытай делегацияләрен Казанга җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышырга. Әгәр мондый мөмкинлек булса, кытай теленнән имтихан уздыру пункты ачарга теләр идек», - диде Мэн Синь.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имтихан үзәген ачу тәкъдиме шактый кызыклы, дип җавап бирде. «Әгәр без Кытай белән эшлибез икән, безгә кытай телен белүче белгечләр кирәк. Кытай кешеләре бездә үзләрен өйдә кебек хис итәргә тиеш. Мәсәлән, бездә яхшы Кытай рестораннары булырга тиеш», - дип белдерде ул.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, туризм линиясе буенча мөнәсәбәтләрне үстерү өчен килешү кирәк. «Сезнең бизнесны кунакханә һәм рестораннар өлкәсендә алга этәрү турында уйлашырга һәм теркәп куярга кирәк», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Очрашуда шулай ук насослар җитештерү белән шөгыльләнүче Junhe Pumps Holding компаниясе вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге компания Россия компанияләре белән бергә уртак предприятиеләр төзи алыр иде. «Бу мөмкинлеккә игътибар итүегезне сорыйм. Элек без насосларны чит ил компанияләреннән сатып ала идек. Алар хәзер безнең базардан китте. Россиядә насослар җитештерүче предприятиеләр бар. Сезнең өчен базар ачык. Сәүдә операцияләре буенча гына түгел, кооперация буенча да активрак эшләргә кирәк», - диде ул.

Татарстан нефть сәнәгате өчен бик күп насослар кирәк, дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.