ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Шамил Шәяхмәтов Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле булды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкилен билгеләде. Вазифага март азагыннан бирле даими вәкил бурычларын вакытлыча башкарган Шамил Шәяхмәтов расланды.

ТР җитәкчесе указыннан билгеле булганча, ул өч ел дәвамында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә республика мәнфәгатьләрен яклаячак.

Исегезгә төшерик, агымдагы елның февралендә республика Рәисе Ренат Вәлиуллинны Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле вазифасыннан азат итте. Вәлиуллин башка эшкә күчәргә булды.