Сурия Усманова: Чистайда ничә ел Татар мәдәни үзәген булдырырга тырышабыз, әмма ул юк
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Татар-информ» хәбәрчесенә Чистайда Татар мәдәни үзәгенең бүгенге көнгә кадәр ачылмавын һәм башка проблемалар турында сөйләде.
«Бер уйлаганда, Татарстандагы борынгы шәһәрдә Татар мәдәни үзәге кирәкме икән, дигән сорау туарга мөмкин. Мин үзем дә элек бу фикергә каршы идем. Чистайдагы хәлләрне күбрәк белгәч, үзем дә аңладым: кирәк. Хөрмәтле депутатлар, Чистайдагы ситуацияне яхшы белгәнгә бу карарга килгәннәр икән. Мин дә 2018 елда ук Татарстан Президентына язган хатыма җавап буларак язылган, Чистай администрациясеннән килгән җавап хаты бар. Анда, Татар мәдәни үзәге тиздән ачылачак, дип язылган, адресы да күрсәтелгән иде», – диде ул агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдә.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Чистайда буш биналар күп, алар җимерелеп ята. «Чистайдагы Татар җәмәгатьчелеге, элек мәдрәсә, соңыннан балалар поликлиникасы булган, ә хәзер буш яткан бина үзәк өчен бик кулай булыр иде, дип саный. Бина татар бистәсендә, атаклы «Нур» мәчете янында гына», – дип искәртте Сурия Усманова.
«Чистай мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе, Ислам мәдәнияте үзәге директоры, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Чистай шәһәренең Имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм Рушания Закирова җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру урынлы булыр. Бүгенге көндә күпчелек мәдәният-мәгарифкә багышланган чараларны алар үткәрәләр. Һәр чараны акчасыз үткәреп булмый. Чистай мөхтәсибәте татар халкына кагылган бар мәдәни һәм мәгьрифәт чараларын үткәрергә тиеш түгел бит, алар аны Чистайның, үз халкының чын патриотлары булганга эшли», – диде ул.
Сурия Усманова фикеренчә, шуңа күрә дә, тиз арада Татар мәдәни үзәген ачып, бюджет хисабына бинаны тотып, берничә хезмәткәрне штатка кертергә кирәк. «Республикада андый үрнәкләр бар. Чистайлылар Бөгелмәдәге үзәкнең эшчәнлеген өйрәнгәннәр һәм, шул форма безгә дә бик кулай булыр иде, диләр. Чистай активистлары Татар бистәсенең бик матур, җайлы урынында театр бинасы төзергә дә хыяллана – шул буш урынны күрсәттеләр. Алар белән мин дә, кайчан булса да Чистайга йөз белән борылырлар, дип, матур хыялларга чумам», – ди Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты.