ru24.pro
World News
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Трамп Fox News телеканалы алып баручысын Пентагон башлыгы вазифасына тәкъдим итте

0

Америка Кушма Штатларының 47нче Президенты Дональд Трамп Fox News телеканалы алып баручысы Пит Хегсетны Пентагон башлыгы вазифасына куярга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Трамп белдерүендә билгеләп үткәнчә, бу вазифага журналист кандидатурасын тәкъдим итү – аның өчен зур мәртәбә. Ул Питның акыллы, АКШның беренче урында булырга тиешлегенә ышанучы кеше икәнен искәртте.

«Пит белән Американың дошманнары безнең гаскәрләрнең кабат бөек армия булачагын беләчәк», - диелә белдерү текстында.

Трамп шулай ук журналистның Пентагон башлыгы булгач «көч аша тынычлык урнаштыру буенча кыю һәм патриотик рәвештә АКШ сәясәтен яклаячагына» ышаныч белдерде.

Хегсет Принстон һәм Гарвард университетларында белем алган. Шулай ук Гыйракта һәм Әфганстанда хезмәт иткән, ул – хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Журналист Fox News телеканалында инде сигез ел эшли. Һөнәри эшчәнлеге дәверендә Хегсет берничә китап язган һәм ветераннарның хокукларын яклау буенча ике оешманы җитәкләгән.