Галим: Бездә кышлар җылырак була башлау сәбәпле кошларның күбесе хәтта кышларга кала
Климат глобаль җылыну сәбәпле Татарстанда очрый торган кошларның миграция тәртибе үзгәрә. Сүз кошлар кышларга җылы якка китү һәм кире кайту вакыты турында. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының биомониторинг лабораториясе мөдире Олег Аськеев хәбәр итте.
«Барыннан да элек, кошларның кышларга очып китү һәм кайту вакыты үзгәрә. Без җитди күпьеллык тикшеренүләр уздырдык, 30-50 ел дәвамында тупланган материалларны кулландык. Күчмә төр кошларның якынча 80 процентының кышларга җылы якка китү һәм кире кайту вакыты күчкән. Уртача алганда, кошларның язын җылы яктан кайту вакыты 50 елда 17-20 көнгә күчкән. Кошлар иртәрәк кайта һәм оя кора башлый. Димәк, алар үрчү чорын иртәрәк тәмамлый һәм очып китәргә әзерләнә. Әмма шул ук вакытта алар бездә озаккарак кала. Бу көз җылырак була башлау һәм кыш соңрак килү белән бәйле», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, күпчелек төр кошларның климат җылыну сәбәпле «кышларга безнең территориядә калу стратегиясе» күзәтелә. Бу кура җиләк чыпчыгы, кычыткан чыпчыгы, суда йөзүчеләр – каз, аккош һәм үрдәкләр.
«Туңмый торган сулыклар күбәю сәбәпле (әйтик, Мишә елгасы хәтта бик каты салкыннарда да туңмый) кошлар бездә кала», - диде әңгәмәдәш.
Узган гасырның 20-30нчы елларында кура җиләк чыпчыгын ноябрь-декабрьдә очратып булган булса, хәзер алар биредә кышлый.
«Кыш шулкадәр җылы була башлады», - дип аңлатты галим.
Шулай ук безнең якларда кышларга кара миләш чыпчыгы кала. Татарстанда климат җылыну тенденциясе дистәләгән еллар дәвамында сакланачак, димәк кошларның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр шулай ук саклана, дип саный биомониторинг лабораториясе мөдире.