Казахстанның Семей шәһәреннән Габделхак Ахунҗанов: Татарлык – милләттәшләребезнең канында
Казанда Казахстан Республикасының Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Иртыш моңнары» татар халык җыр һәм бию ансамбле һәм «Истәлек» татар халык фольклор-этнография ансамбле концерты булды. Ансамбльләрнең җитәкчесе - «Хак» «Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге» президенты, «Татар мәдәнияте үзәге «Алтын төрки бишеге» президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов. Ул ансамбльләрнең барлыкка килүе һәм аның бүгенге эшчәнлеге турында «Татар-информ»га сөйләде.
– Иң беренче адымнар 1987 елда башланды. Татар халкы татарлыкка сусаган иде: татарлык югала башлаган еллар. Семей шәһәрендә һәм тирә-як авылларда электән үк татарлар яшәгән. Алар качкын булганнар. Динне, телне саклар өчен тырышканнар. «Иртыш моңнары» ансамбленә беренче елларда биш кенә кеше йөрде. Бер әби гармунын кыстырып килгән иде, Казаннан килгән яшь кенә егет Семей кызына өйләнеп, гаиләләре белән ансамбльгә йөрделәр. Дамир Габитов та ансамбльгә беренчеләрдән булып килде, ул миндә музыка мәктәбендә укыган иде, ул вакытта кечкенә малай иде.
Ул вакытта тынычлык бетә башлады. Милли ансамбльләр оештырырга кирәк дип, миннән татар ансамблен яңадан оештырып җибәрүне сорадылар. Уйланып йөрдем дә, телевизордан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышын күреп, баштан шунда җибәрүләрен сорадым. Җибәрделәр. Аларның ничек эшләүләрен күрдем. Ул вакытта алар русча тамакны җылыта иделәр (распевка) һ.б. Мин исә ансамбльдә бары тик татар телендә генә распевка ясата башладым, чөнки татарлык – милләттәшләребезнең канында. Шуннан соң, Семейга кайтып, гөрләтеп ансамбльләребез эшли башлады.
Беренче мәлне ансамбльләрдә бары тик татарлар гына иде. Хәзерге вакытта исә татарлардан тыш, әрмән, рус, казах милләтеннән булган кешеләр бар.
Бервакыт без поездда бер вагонны тутырып, «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-конкурсында катнашырга килдек. Катнашучылар арасында бездә студентлар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. Өлкән яшьтәгеләре әби-бабаларыннан отып калган җырларны башкарды. Аннан соң, Сабантуй үткәрергә җыйналдык та, үзебез үткәрә алмабыз дип, мине Уфага Сабантуйга җибәрделәр. Шунда әбиләр катнашындагы ансамбльләрне күреп: «Эх, миндә дә шулай булса иде!» - дип кызыктым. Әбиләр авылларда яшәүләрен, малларын кияүләре каравын сөйләгән иде. «Баштагы мәлдә ирләребез бик көнләште. Хәзер үзләре озата», – дигән иде әбиләр.
1990 елда мартта Татар-иҗтимагый үзәге ачылды. Июньдә Иртыш буенда без республика күләмендә беренче татар мәдәнияте бәйрәмен оештырдык. Бөтен Казахстаннан халык килде! Шуннан ансамбльләребез тагын да ныклап эшли башлады. 1992 елда Татар хор мәктәбен ачтык, хәзер ул Татар сәнгать мәктәбе дип атала. Шунда мин профессиональ укытучыларны алдым, алар төрле милләттән иде. Шуңа күрә хәзер инде «Иртыш моңнары» ансамблендә хәзер әлеге мәктәп укытучылары чыгыш ясый.
Программада татар, казах халык җырлары, шулай ук казах шагыйрьләре һәм композиторларының авторлык әсәрләре тәкъдим итәбез. Хәзер без казахча җырлар язабыз. Балаларга мин Иртыш, 8 Март, әби-бабайлар, әни-әтиләр турында темалар бирәм. Алар шигырьләр яза. Аннан соң төрле телләргә тәрҗемә итәбез.
Татар халкында мәкаль бар бит: «Күз ачып йомганчы гомер үтте дә китте», – дигән. 35 елдан артык вакытның үткәнен дә сизмәдем. Хәзер киләчәк – яшүсмерләрдә. Бездә тәрбияләнеп үскән күп кенә егетләр, кызлар консерваторияләргә укырга керде, аны тәмамлап, югары үрләр яуладылар, зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Инде төрле җирләргә таралыштылар.
Күптән түгел Семейда XXV Халыкара «Иртыш моңнары» фестивале үтте. Анда иң яшь катнашучыга – 3 яшь, иң өлкәненә 84 яшь иде. Диапазон зур, – дип сөйләде ул.
Чара Казахстан һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, казах халкының мәдәнияте, сәнгатен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру максатында үткәрелде.
- «Иртыш Моңнары» Татар халык җыр һәм бию ансамбле – Семей шәһәрендә (Семипалатинскида) 1987 елда Габделхак Ахунҗанов тарафыннан оештырыла, ул ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе. Оешканнан бирле коллектив шәһәрнең иҗтимагый тормышында, музыкаль һәм мәдәни чараларда актив катнаша, Көнчыгыш Казахстанда татар мәдәниятенең флагманы булып тора.
- 1991 елда КазахССР мәдәният буенча дәүләт комитеты коллегиясе карары белән ансамбльгә «халык үзешчән коллективы» исеме бирелә. 1998 елда намуслы хезмәте, риясызлыгы һәм югары профессионализмы өчен «Иртыш Моңнары» Татар халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Габделхак Ахунҗановка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 2006 елда Татарстан һәм Казахстан алдындагы казанышлары өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
-
«Истәлек» ансамблен 1990 елда Габделхак Ахунҗанов оештыра, ул аның җитәкчесе була һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкли. Нәкъ менә «Истәлек» ансамбле Иртыш буе татарларының матди һәм рухи мәдәниятенең югалган элементларын торгыза. 2005 елда «Истәлек» ансамбленә «халык» исеме бирелә.