ru24.pro
World News
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кариев театры ел азагына кадәр өч премьера вәгъдә итә

0

Кариев театры бу елның азагына кадәр 3 премьера вәгъдә итә. Алар өчесе дә яшь режиссерлар тарафыннан куелучы әкият-спектакльләр була.

«Икенче премьера 21 ноябрьдә көтелә – Илсур Казакбаев «Куркак батыр» әкиятен чыгарачак. Декабрьдә тагын 2 премьера әзерләнә. Булат Гатауллин грант отты – хәзер спектакль чыгара. Икенче режиссер Эльдар Гатауллин «Кар иле патшабикәсе» әсәренең яңа көтелмәгән вариантын тәкъдим итәчәк», дип таныштырып үтте театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Кариев театрының иҗат планнарына багышланган матбугат конференциясендә.

Сүз уңаеннан ул сезонның беренче премьерасын – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллинның 50 яшьлегенә «Умырзая» спектаклен яңартып чыгару турында да искәртеп узды.

Әлеге 37нче сезонда өч артистның – Татарстанның атказан артистлары Энҗе Камалиева, Илнар Низамиев һәм Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаның юбилейлары көтелә. Кичәләр спектакль яки иҗат кичәләре форматында булырга мөмкин.

«Театрда эш гөрли. Иртә белән Илсур Казакбаевның репетицияләре, аннары спектакль булса, аны уйныйбыз да, үз репетицияләрем башлана. Рәхмәт артистларга – төнгә кадәр эшлиләр», дип сүзгә кушылды Булат Гатауллин.

Яшь режиссер Булат Гатауллин «Шайтан һәм аның кызы» исемле татар халык әкиятенә алынган. Спектакль «Шайтан... Егет... Кыз» дип аталачак. Ул гаилә белән карый алырлык спектакль буларак күзаллана.

Әлеге спектакль гаиләдәге оныклар һәм әби-бабайлар белән буыннар арасындагы диалогка китерер дип өметләнә Булат.

Әлеге 3 премьерадан тыш Кариев театры «Һөнәр» яшь режиссурасы фестивален дә үткәрәчәк.