Чаллыда 220 махсус хәрби операция катнашучылары баласы кинотеатрда булды
Чаллыда махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтү акциясен уздыруны дәвам итәләр. Бүген Автошәһәрдә хәрбиләрнең гаиләләре өчен янәдән традицион мультфильм күрсәтү оештырдылар — кинотеатрга 220 баланы чакырдылар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Мультфильм карау алдыннан яшь тамашачыларны татлы тәм-томнар һәм сок белән сыйладылар.
Бүгенге көндә Чаллыда инде 30дан артык шундый чара уздырылган. Проектның координаторы – «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Эдуард Фәттахов.
«Безнең проект бүген Туган илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без, үз чиратыбызда, һәр хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә игътибарлы булырга һәм аларны кайгыртырга, балаларны буш вакытны кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге белән тәэмин итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте ул.
«Якшәмбе көнен файдалы итеп уздырдык: кызыклы мультфильм карадык, бик күп уңай хис-кичерешләр алдык. Балалар исә яхшы кәеф кенә түгел, яңа дуслар да табып кайтып китте. Без кино күрсәтүләргә бик теләп йөрибез һәм бу проектны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез», — диде хәрби хезмәткәрләрнең берсенең хатыны.
-
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
-
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.