Татарстанда яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндермәкче булганнан соң җинаять эше кузгатылды
Казанның Горький паркында яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндермәкче булганнан соң Россия хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгатылды.
«Россия Тикшерү комитеты башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе В.А.Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы һәм ачыкланган шартлар турында хәбәр итәргә кушты», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәгенә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Казанның Горький паркында яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндермәкче булган. Битараф булмаган кешеләр бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Урынга тиз арада тәртип сакчылары килгән. Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, дүрт яшүсмерне полиция бүлегенә алып киткәннәр. Шунда ук аларның әти-әниләрен дә чакыртып китергәннәр. Тикшерү үткәрелә.