ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Татарстан ташламалы ипотека бирү күләме арткан төбәкләр арасына керде

0

Сентябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан ташламалы ипотека күрсәткечләре үскән Россиянең 11 төбәге арасына керде. Бирелгән кредитлар саны – 20 процентка, ә күләме 24 процентка арткан, диелә Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматында.

Тулаем алганда, республика көзнең беренче аеннан соң ташламалы ипотека кредитлары күләме буенча Россиядә бишенче урынны алган. Республикада 8,28 миллиард сумлык 1,47 мең ссуда бирелгән. Мәскәү шәһәре (24,66 миллиард сумлык 1,47 мең ссуда) – беренче, Мәскәү өлкәсе (14,86 миллиард сумлык 1,93 мең кредит) – икенче, Санкт-Петербург (12,96 миллиард сумлык 1,87 мең кредит) өченче урында. Краснодар крае дүртенче баскычта урнашкан, анда сентябрь аенда 8,67 миллиард сумлык 1,57 мең кредит рәсмиләштерелгән.

Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматыннан күренгәнчә, сентябрь аенда Россия банклары дәүләт ярдәме белән 217,35 миллиард сумлык 38,09 мең кредит биргән. Аларның 48 проценты ташламалы ипотекага туры килгән, бу россиялеләр торак юнәтү өчен алган акчаның гомуми күләменең 63 проценты дигән сүз.