ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Яңа Чишмә волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтте

0

Яңа Чишмә районы волонтерлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте. Хәрбиләр ярдәм кулы сузган өчен татарстанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Безнең хәрбиләр Яңа Чишмә халкына сәламнәрен тапшырды. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Яңа Чишмә районында яшәүчеләр хәрбиләргә алгы сызыкта кирәкле әйберләр, шулай ук дүрт автомобиль озатты.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.