ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Антон Силуанов илдә инфляциянең «тотрыклы» булуы турында белдерде

0

Россиядә инфляция тотрыклы һәм рөхсәт ителгән чиктә. РФ финанс министры Антон Силуанов «Белем. Беренчеләр» агарту марафонында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бездә инфляция тотрыклы. Әйе, ул әлегә безгә бәлки ошамыйдыр да, безгә аның түбәнрәк булуы кирәк», - дип искәртте финанс министры. Һәм: «Бәяләр үсешен киметү юнәлешендә эшлибез», - дип өстәде.

Шуның белән бергә, Силуанов финанс сугышларына игътибар юнәлтте, аның сүзләренчә, аларны Россия үзенә каршы санкцияләр керткән дәүләтләр белән алып бара.

«Чит ил банклары безнең белән эшләми, мин биредә Көнбатыш илләрен күздә тотам. Чит ил валюталарында исәп-хисап ясалмый, безгә башка илләр һәм компанияләр белән түләүләрне яптылар. Бу финанс сугышы түгелмени!» - дигән риторик сорау бирде министр.

Шул ук вакытта, ул Россиянең «мондый тетрәүләргә» әзер булуына ышаныч белдерде. «Әйе, санкцияләргә күмеп ташладылар, шуңа да карамастан, без хезмәт хакы алабыз. Икътисад эшли. Һәм икътисади үсеш темплары дөнья күләменнән югарырак. Бу бик яхшы!» - диде Антон Силуанов.

Элегрәк, 25 октябрьдә, РФ Үзәк банкы төп ставканы еллык 19 проценттан рекордлы 21 процентка кадәр күтәрде.