ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Вильфанд: 5 ноябрьдән Россия территориясенең 90 процентында кар катламы урнашачак

0

Бүгеннән башлап Россия территориясенең 90 процент өлешендә кар катламы ятачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте.

«Бүгеннән башлап, ил территориясенең якынча 85-90 проценты кар белән капланачак», – дип сөйләгән Вильфанд «Интерфакс»ка.

Метеоролог сүзләренчә, 8 ноябрьдән кар катламы мәйданы кими. Россиянең көньяк төбәкләре, Төньяк Кавказ һәм Алтай крае карсыз калачак, диде ул.