ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

ОПЕК+ илләре нефть чыгаруны ирекле киметүне озайтты

0

ОПЕК+ илләре нефть чыгаруны 2,2 млн б/с га кыскартуны декабрь ахырына кадәр озайтырга карар кылды. Бу хакта альянс сайтында хәбәр ителә.

Баштарак бу вакытта җитештерү, киресенчә, әкренләп кире торгызылачак, дип фаразланган иде. Әмма соңрак, аны ике айга, декабрьгә кадәр кичектерү карары кабул ителде. Хәзер исә, чикләү ел ахырына кадәр озайтылган.

Россиядән тыш, нефть чыгаруны 2,2 млн б/с га кадәр ирекле киметү чараларын Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Казахстан, Гыйрак, Оман һәм Алжир да хуплый. Чикләүләр быелның беренче кварталыннан гамәлдә.