Сергей Лавров: АКШ Европаны Россия белән сугышка этәрә
Кушма Штатлар Европа дәүләтләрен Россия белән турыдан-туры хәрби конфликтка керергә әзерли. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтте.
«Зеленский режимы булдыра алмаган очракта запас вариант буларак, алар (АКШ) континенталь Европаны үз-үзен үтерү авантюрасына алынырга һәм Россия белән турыдан-туры кораллы конфликтка керергә әзерлиләр», – дип китерә РИА Новости тышкы сәясәт министрлыгы башлыгы сүзләрен.
Баштарак Лавров октябрь аенда Казанда узган БРИКС саммиты берләшмә абруеның тиз үсешен күрсәтте дигән иде. Шулай ук министр Россия Төркиянең БРИКСка якынаюын хуплый, диде.