ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

0

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

«Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Ватанпәрвәрлекнең һәм бердәмлекнең какшамас традицияләре, ныклы әхлакый, рухи таяныч безнең ата-бабаларыбызга авыр сынауларны җиңәргә, бөек держава булдырырга ярдәм иткән», – диелә котлау телеграммасында.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, аларның Ватан иминлеге өчен хезмәт итү, сугыш кырында да, көндәлек тормышта да батырлыклар кылу омтылышы элеккечә үк Россия халкы өчен рухландыргыч үрнәк булып тора.