ru24.pro
World News
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мөслимнең «Туган як» агрофирмасы хезмәткәрләрен зурлады

0

Мөслим районы мәдәният йортында агрофирманың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне узды. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.

Бәйрәмгә килүчеләрне район мәдәният йорты фоесында халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Мәдәният йортының залында «Туган як» агрофирмада хезмәт куючыларның балалары өчен төрле мастер класслар оештырылган иде. Балалар шулай ук әкият геройлары белән төрле уеннар да уйнады, тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.

Бәйрәм чарасы олы бүләкләргә һәм тәбрикләүләргә бай булды. Агрофирма хезмәткәрләрен иң элек «Чаллы икмәге» җәмгыяте идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов тәбрикләде. Алдынгы хезмәткәрләргә һәм белгечләргә җәмгыятнең Почет грамоталарын, кыйммәтле пакетлар тапшырды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов министрлык котлауларын җиткерде һәм агрофирма хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Район башлыгы Альберт Хуҗин да агрофирманың район үсешенә керткән өлеше зур булуын билгеләп үтте. Бер төркем алдынгыларга район башлыгының Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм барышында агымдагы елда нәниләр алып кайткан күп балалы яшь гаиләләр һәм балалар да хөрмәтләнде, диелә хәбәрдә.